Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мавритания илчесе: Татарстанны һәм анда яшәүчеләрне җиңүчеләр дип саныйм
Мавритания Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сидати Шәех Ульд Әхмәд Аиша рәсми сәфәр белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.
Очрашу кысаларында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Равил Әхмәтшин дипломатны Татарстанның социаль-икътисади, сәнәгый һәм инвестицион потенциалы белән таныштырды, төбәкнең көчле якларын ассызыклады. «Безнең горурлыгыбыз – милләтара һәм конфессияара тынычлык. Татарстанда 174 милләт — төрле тел, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәтләр һәм дини конфессияләр ияләре тату яши».
Татарстан Мавритания белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү белән кызыксынуын белдерде. Равил Әхмәтшин илчене делегация белән республикага килергә һәм халыкара форумнарда, эшлекле чараларда катнашырга, шулай ук төп ведомстволар һәм предприятиеләрнең вәкилләре белән сөйләшүләр уздырырга чакырды. Очрашу барышында вәкаләтле вәкиллек хезмәткәре Динә Шевелева Татарстанның икътисады һәм инвестицион мөмкинлекләре турында француз телендә презентация тәкъдим итте.
Мавритания илчесе хезмәттәшлеккә әзер булуын раслады: «Мавритания Россия белән дә, Татарстан белән дә хезмәттәшлеккә әзер. Безнең икътисади мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк», - диде ул. Сидати Шәех Ульд Әхмәд Аиша өстенлекле юнәлешләре арасында геологик разведка, авыл хуҗалыгы, шулай ук автомобильләр һәм шиналар белән тәэмин итүне атады. «Татарстанның уңышлы үсеше турында беләм. Республиканы һәм анда яшәүчеләрне җиңүчеләр дип саныйм», - дип өстәде дипломат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз