Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лилия Маврина: Дәүләт хезмәткәрләренең эше гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш
Татарстан Дәүләт Советында яңа гына эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитет аппаратлары хезмәткәрләре, шулай ук Казан федеральуниверситеты Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең «Яшь хезмәткәр мәктәбе» квалификация күтәрү курслары тыңлаучылары катнашты.
Семинар кысаларында катнашучылар парламент эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, шулай ук парламентарийларның вәкаләтләре һәм аларның сайлау округлары белән багланышлары белән танышты.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина халыкның хокукый гарантияләрен тәэмин итүдә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда парламентның әһәмиятен искәртте.
«Теләсә нинди закон чыгару инициативасы канунга әверелгәнче хокук кулланучылар, юристлар тарафыннан өйрәнелә, министрлыклар һәм ведомстволар, прокуратура, республиканың башка дәүләт структуралары белгечләре катнашында аның буенча фикер алышулар уза», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Маврина шулай ук «Парламент дәресе» проекты турында сөйләде, ул республиканың барлык мәктәпләрендә 2009 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм укучыларны парламентның закон чыгару эшчәнлеге белән таныштыра. Моннан тыш, тыңлаучылар гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында да фикер алышты.
«Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү - бик мөһим эш, халыкның һәр дәүләт органына ышанычы шуңа бәйле. Һәр адымыгызны гражданнарга ярдәм итү мөмкинлеге буларак карагыз», - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы секретаре яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләренә.
Лекциядән соң катнашучылар парламент китапханәсендә, утырышлар залында, делегацияләрне кабул итү залында һәм парламентаризм музеенда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз