Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юллама уйнату тәртибе турында сөйләделәр
29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак. Бәйрәмдә Татарстан Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов хаҗга юллама уйнатылу турында тәфсилләп сөйләде.
«Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле хаҗга ике һәм гомрәгә бер юллама уйнату булачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала. Барлыгы биш мең билет әзерләдек. Бәйрәмгә килгән һәр кешегә билет биреләчәк», - диде ул журналистлар белән матбугат очрашуында.

Оештыручылар әйтүенчә, иң мөһиме – чара башлангач, билетны алып калу. «Соңрак килсәгез, билетлар бетәчәк. Һәм билетны уйнаткан вакытта шунда булуыгыз зарур. Бүләк уйнатуда җиңүчеләр 2026 елда «Комфорт» программасы буенча – хаҗга, «Стандарт» программасы буенча гомрәгә юлламалар өчен сертификатлар алачак», – дип аңлатты Ирек Арсланов.
«Әгәр юллама хатын-кызга эләгә икән, ә аның ире белән белән хаҗга барасы килә, ди. Өстәп түлиләр дә, ире белән баралар. Узган елны Болгарда шундый ук юлламаларны уйнаткан идек, Гаилә елы уңаеннан, ике юллама булды», – дип искәртте.
Ирек Арсланов республика күләмендә барлык мәчетләрдә эшчәнлекнең алып барылачагын әйтте. «Ай барышында манарасы булган һәр мәчеттә (ә алар бүгенге көндә - 1608) Мәүлид аена багышланган чаралар үткәреләчәк. 48 мөхтәсибәттә фәнни-гамәли конференцияләр, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмнәре билгеләп үтеләчәк», - диде Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе.
Башка еллардан аермалы буларак, Кабан күле буенда Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында сәхнәдә театральләштерелгән күренеш куела. «Анда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең торыш юлы тасвирланачак. Бәйрәмнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов. Бу эштә зур ярдәмен Нурия Һашимова да күрсәтә. Оештыру мәсьәләләрендә Татарстан Диния нәзарәтенең һәр бүлеге катнаша», – диде ул.
«Бәйрәмебез татар телендә барачак. Ә вәгазьләр татар һәм рус телләрендә була. Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары. Алар үзләренең иң популяр нәшидләрен тәкъдим итәчәк. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак. Татар артистлары татарча нәшидләр башкарачак», – диде Ирек Арсланов.
- Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 23 августта кояш баю белән башланды һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.
- Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә бәйрәмне зур итеп Республика Көне чаралары кысаларында оештыра. Бәйрәмгә теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз