news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәүлид аенда «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь кичәләре узачак

Мәүлид аенда «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь кичәләре узачак
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Иртәгә кояш баеганнан соң мөбарак Рабигыль-әүвәл ае керәчәк. Ул дөньяга бөек әхлак иясе, Аллаһының сөекле Рәсүле, кешелеккә җибәрелгән соңгы Илчесе Мөхәммәд дөньяга килү белән билгеле. Әлеге мөбарәк айда Казанның «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь кичәләре узачак. Аларны танылган татар хәзрәтләре алып барачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Вәгазьләр һәр чәршәмбе икенде намазыннан соң үткәреләчәк. Беренче булып, 18 августта кичке 17:00 сәгатьтә мәхәллә халкы каршында Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак.

Мөбарәк Рабигыль-әүвәл аенда вәгазь кичәләре барышында хәзрәтләр пәйгамбәребез Мөхәммәд турында сөйләячәк. Шулай ук Рәсүлебезнең тормышы, гомер юлындагы төп вакыйгалар, Сөннәткә иярүнең, салаватлар әйтүнең мөһимлегенә тукталачак. Моннан тыш, сира фәнен өйрәнүгә һәм аның үрнәге буенча яшәүгә игътибар юнәлтеләчәк.

Чәршәмбе саен уза торган татар вәгазьләр проекты Мәүлид аеннан соң да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot