Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәүлид ае уңаеннан Арча мөхтәсибәте махсус операциягә «Нива» машинасы җибәрде
Хәрбиләр үтенече буенча Арча мөхтәсибәте «Нива» машинасы сатып алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Арча шәһәренең Үзәк мәчетендә машинаның ачкычларын нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшинга тапшыру чарасы узды.
Әлеге чарада шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, мөхтәсибәт хезмәткәрләре, район имамнары, мәхәллә халкы, активистлар һәм волонтерлар катнашты.
Төрле дәрәҗәдәге юлларда йөрү өчен исәпләнгән үзебезнең ил машинасы хәрбиләргә азык-төлек һәм дарулар тапшырырга, шулай ук төрле бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Арча мөхтәсибәте алган әлеге машина шушы көннәрдә үз бурычларын үтәү өчен алгы сызыкка юнәләчәк.
Марат хәзрәт Мәрданшин рәхмәт йөзеннән 31832 «Тимер» хәрби часте командирыннан актив имамнарга һәм эшмәкәрләргә «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
Арча мөхтәсибәте мөселманнары җиңүне якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Шәһәр һәм авыл мәчетләрендә маскировка челтәрләрен үрү, шулай ук гуманитар ярдәм җыю оештырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз