Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәүла Колый хөрмәтенә алты метр биеклектәге стела өчен нигез салынган
Хәзерге вакытта булачак монумент урынында грунтны күтәрү һәм территорияне тигезләү эшләре бара.
Питрәчнең Чыты авылына керү урынында күренекле шагыйрь Мәүла Колый хөрмәтенә алты метр биеклектәге стела өчен нигез салынган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган түгәрәк өстәл утырышында Питрәч башлыгы Илһам Кашапов хәбәр иткән иде.
«Янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Монумент үзенең якташы турында халык хәтерен мәңгеләштерәчәк һәм шагыйрьнең игелекле хезмәте, халыклар һәм дини түземлелек турында идеяләр символы булачак», - диде ул.
Илһам Кашапов хәзерге вакытта булачак монумент урынында грунтны күтәрү һәм территорияне тигезләү эшләре барганын әйтте. «Территорияне саклау һәм Мишә елгасына кар сулары агып китү өчен элек үткәрелгән траншеяларны тирәнәйттеләр. Бу территориядә сквер булачак», - дип белдерде.
Ул, шулай ук, Чыты авылына кергәндә, битараф булмаган кешеләрнең финанс ярдәме белән мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдиновның «Чыты авылы. Рәхим итегез. Биредә унҗиденче гасырда Мәүлә Колый туган» дигән элмә такта урнаштырганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз