news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең 12 төбәгеннән йөзләгән галим Питрәч районына Мәүлә Колый иҗатын өйрәнергә килә

“Татарларны танытып, милләтебезне үстерәбез”, - диде Альберт Борһанов.

Россиянең 12 төбәгеннән йөзләгән галим Питрәч районына Мәүлә Колый иҗатын өйрәнергә килә
Рамил Гали

1 апрельдә Питрәч районы Яңа Шигали авылына Мәүлә Колый иҗатын өйрәнергә илнең 12 төбәгеннән йөзләгән галим киләчәк. Биредә XVII гасырда иҗат иткән татар шагыйренә багышланган фәнни-гамәли конференция була.

“Иртәгә Питрәч районы Яңа Шигали авылында иртәнге тугыз сәгатьтә Мәүлә Колыйга багышланган фәнни-гамәли конференцияне башлыйбыз. Конференциягә Россиянең 12 төбәгеннән, Татарстанның 24 районыннан галимнәр һәм төбәкчеләр килүе көтелә. 150 докладка заявка бирелде. Төштән соң пленар утырыш планлаштырылган”, - диде “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Татарстан татар төбәкчеләре” оешмасы рәисе Альберт Борһанов.

Конференция кысаларында Мәүлә Колый туган Чита авылында шагыйрь истәлегенә куеласы стелага нигез салу, авылга экскурсия планлаштырылган. Алты метр биеклектәге стела җәй көне куелачак.

Конференциядә ясалган чыгышлар алты бүлектән торган фәнни җыентыкта тупланачак.

“Беренче бүлектә Питрәч районы тарихын бирәбез. Икенче бүлектә – район табигатенә күзәтү, өченчесендә – авыллар тарихына күзәтү ясыйбыз. Дүртенче бүлек Питрәчтән чыккан шәхесләр турында булачак, бишенчесе һәм иң күләмлесе – Мәүлә Колыйның иҗаты һәм тормышына, алтынчысы - музейларга, мәгарифкә багышланган. Кушымтага Чыты һәм Шәле авыллары халкының тәкъдимнәре, конференциянең резолюциясе керәчәк”, - диде Альберт Борһанов.

Альбер Борһанов сүзләренчә, төбәкчеләр тарафыннан тарихта тирән эз калдырган татарларны барлау, таныту эше алып барыла. “Татарларны танытып, милләтебезне үстерәбез”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100