Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Матюшинода биш йортны юк иткән янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин
Йортлар бер-берсенә якын урнашу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр су алу өчен Иделгә килә алмаган.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Беседкада куелган яктырткычтагы кыска ялганыш Боровое Матюшинода биш йортны юк иткән янгынның сәбәбе булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Янгын мунчага терәп салынган тугыз метрлы беседкада чыккан. Анда кыска ялганыш эзләре булган яктырткыч табылган. Аны экспертизага җибәргәннәр», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, йортлар бер-берсенә якын урнашу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр су алу өчен Иделгә килә алмаган. Өстәвенә, бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләрнең юлда калдырылган машиналары да янгын урынына килүдә тоткарлык тудырган.
Янгын дүрт йорт, мунча, беседка һәм тагын бер йортның икенче катын тулысынча юк иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.
- 21 июльдә, төнлә Боровое Матюшинодагы «Лес» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә биш торак йортның януы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз