Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Матвиенко Татарстанга «КазанФорум»ны оештырган өчен рәхмәт белдерде
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко пленар утырышта Татарстан җитәкчелегенә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде, аның югары дәрәҗәдә узуын һәм популярлыгы артуын билгеләп үтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» форумы үз өлкәсендә иң абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелде. Матвиенко ассызыклаганча, анда елдан-ел күбрәк илләр катнаша, бу аның кирәклеген күрсәтә.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый эре форумнар халыкара эшлекле көн тәртибенең мөһим өлеше булды: Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форумы уза, Ерак Көнчыгышта – Көнчыгыш икътисади форумы, ә «КазанФорум» Татарстанда ныклы урын алды. Ул республика җитәкчелегенә һәм оештыручылар командасына әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуы һәм чараны эчтәлекле итеп тулыландырулары өчен аерым рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, Валентина Матвиенко сенаторларга һәм форумда катнашучыларга Казандагы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Федерация Советы инициативаны башлап җибәргәннән бирле форумны хуплады һәм конкрет практик нәтиҗәләргә ирешү өчен оештыручылар белән уртак эшне дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз