Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матвиенко Россиядә электрон тавыш бирү системасын киңәйтү планы турында сөйләде
Беренче тапкыр электрон тавыш бирү Үзәк сайлау комиссиясе раслаган берьюлы җиде төбәкне колачлады.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә электрон дистанцион тавыш бирү киләчәктә киңәйтеләчәк.
«Без быел кайбер төбәкләрдә онлайн дистанцион тавыш бирү системасын керттек, электрон тавыш бирү яхшы нәтиҗә күрсәтте. Без аны киләчәктә киңәйтергә планлаштырабыз», — дип Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сүзләрен китерә Sputnik радиосы.
2021 елгы Дума сайлауларының үзенчәлекләренең берсе — дистанцион электрон тавыш бирүне киң куллану.
Беренче тапкыр электрон тавыш бирү Үзәк сайлау комиссиясе раслаган берьюлы җиде төбәкне колачлады. Алар — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Курск, Түбән Новгород, Ярославль, Мурманск һәм Ростов өлкәләре, шулай ук Севастополь. 2,5 миллионнан артык кеше читтән тавыш бирде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, үзизоляция режимындагы Россия Президенты Владимир Путин шулай ук РФ Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн-режимда тавыш бирүдә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз