news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко Россия Президенты инаугурациясе көнен ял көне итәргә тәкъдим итте

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия Президенты инаугурациясе көнен ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Миңа калса, уйларга була, әлбәттә, иртәгә түгел. Мөгаен, 6 елга бер тапкыр моны үзеңә рөхсәт итәргә мөмкин - ниндидер озын каникулларны кичектереп, бер көнне бушату исәбенә бу көнне чын-чынлап бәйрәм һәм кешеләр өчен дә ял көне итеп ясарга буладыр», - дип белдерде Россия парламентының югары палатасы рәисе.

Ул сенаторларның мондый инициатива белән чыгачагын кире какмады. Аның фикеренчә, гражданнар моның тантана гына түгел, ә илдәге иң мөһим вакыйга булуын тоярга тиеш.

Искәртик, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант итте. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100