news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко – Р.Миңнехановка: Россия мирасын саклап, без бүгенге чакыруларны җиңәргә сәләтле

Валентина Матвиенко сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге көне тарихта батырлык, традицияләр, халык патриотлыгы турында искәртә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россия күпгасырлык бөек мәдәни һәм рухи мирасларны саклаганда гына бүгенге көн чакыруларын җиңәргә сәләтле. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгатендә белдерә, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

“Бу бәйрәм безнең тарихта батырлык, Россия халкының традицияләре, гражданлыгын һәм патриотлыгын искәртә. Ул безнең уртак йортыбыз – бөек Россия иминлеге өчен кирәкле илкүләм килешү һәм бердәмлекне символлаштыра. Күпгасырлык мәдәни һәм рухи мирасларны саклап, без бүгенге чакыруларны җиңәргә, ил үсешен тәэмин итәргә сәләтле”, - диелгән Матвиенконың котлау телеграммасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100