Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матвиенко: Путинның сайлауларда катнашуын белдерүе россиялеләрнең соравына таянып ясалды
Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Россия Президенты Владимир Путинның җаваплы карарлардан беркайчан да качмавын белдерде. Сайлауларда катнашуы турында белдергәндә, ул ил мәнфәгатьләреннән, аның гражданнарының реаль соравынан чыгып эш итә, дип ассызыклады Матвиенко.
«Беләм, күпмилләтле халкыбызның төп омтылышларын, кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен уртаклашкан һәркем бу яңалыкны көтте. Илнең төрле почмакларында. Россиянең киләчәгенә битараф булмаган һәркем. Махсус хәрби операция фронтларында булган, хәрбиләргә тылдан ярдәм иткән, өендә аларны көткән һәркем. Һәм, минемчә, Владимир Путинның сайлауларга бару карары ил гражданнары өчен күп кенә мөһим сорауларга җавап, Россияне гадел һәм социаль дәүләт буларак саклау һәм үстерүнең өстәмә гарантиясе булды. Суверен, көчле, имин дәүләт», — дип яза сәясәтче үзенең телеграмм-каналында.
Гражданнар тарафыннан мондый ышаныч Россия лидерының сәяси эшчәнлеге нигезендә «вәгъдәләр түгел, ә реаль эшләр, әһәмиятле нәтиҗәләр һәм Владимир Путин җитәкчелегендәге Россиядә тормыш сыйфатында сизелерлек үзгәрешләр» булуы белән бәйле, дип ассызыклый ул.
«Кешеләр үзләре тирәсендә яхшы якка үзгәрешләр күрә: эштә, өйдә, гаиләдә, җәмгыятьтә. Боларның барысы артында Президентның халыкка күпьеллык намуслы хезмәте, тулы фидакарьлек белән авыр көндәлек хезмәте икәнен аңлыйлар», — дип язган Матвиенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз