Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матвиенко: Гыйнвар аеннан пенсияләр 8,6 процентка индексацияләнәчәк
2021 елда Россиядә инфляция 8,39 процент тәшкил иткән.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта журналистларга Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Закон кайчан кабул ителүгә карамастан, пенсияләрне индексацияләү 1 гыйнвардан [2022 ел] барачак», - диде Федераль Җыенның югары палатасы спикеры.
Шул ук вакытта Матвиенко мондый адым илдә азык-төлек бәяләре үсешен исәпкә алып, гадел карар булачак, дип өстәде.
Кичә, 12 гыйнварда, Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә пенсияләрне инфляциядән бераз югарырак, «бераз аралык белән» 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Беренче тапкыр ул мондый чараны узган ел ахырында ук тормышка ашырырга тәкъдим иткән иде.
Соңрак Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова пенсияләрне арткы сан белән индексацияләргә мөмкин, дип фаразлады. Хәзер бу фараз расланды.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2021 елда Россиядә инфляция 8,39 процент тәшкил иткән. 2022 елда гыйнварның беренче ун көнендә ул еллык күрсәткечнең 8,61 процентына кадәр җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз