news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко гаиләдән баланы тартып алу кагыйдәләрен үзгәртергә чакыра

Гаилә кодексына үзгәрешләр киләсе елда кертелергә мөмкин.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко гаиләдән баланы тартып алу кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк, дип саный. Гаилә кодексына үзгәрешләр киләсе елда кертелергә мөмкин. Опека органнары функциясе җәза формасында булырга тиеш түгел, дип белдерә ул. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

"Иң мөһиме – гаиләгә авыр вакытта ярдәм итү, гаиләне һәм гаиләдә балаларны саклау”, - дип билгеләп үткән Матвиенко. "Баланы гаиләдән аның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган очракта гына алырга кирәк. Сәбәбе шул гына булырга тиеш һәм бары суд аша гына”, - дип билгеләп үткән ул.

"Без шундый закон һәм норматив актлар кабул итәргә тиешбез – анда опека органнары эшчәнлеге ачык билгеләнгән булырга тиеш, аларның күзәтчелек һәм җәзалау функцияләре булмаска тиеш”, - дип саный Матвиенко.

Әлеге процесс җиңел түгел, әмма аңа тотынырга кирәк. “Без әлеге карарлар кабул ителсен өчен тырышачакбыз”, - дип белдергән Федерация Советы башлыгы.
Ул яңа елдан “Балачак унъеллыгы” илкүләм проекты старт алачагын җиткергән. “Минем уйлавымча, балаларга иң яхшы бүләк булып, ггаилә канунына үзгәрешләрне гуманлылык күзлегеннән карап кертү булачак”, - дип җиткергән Матвиенко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100