news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады

Татарстанда республика парламентының беренче утырышы узды, анда спикерларны, президиумны, шулай ук комитет һәм комиссия җитәкчеләрен сайладылар.

Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады
kremlin.ru

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко, шулай ук төбәк парламенты башлыклары Фәрит Мөхәммәтшинны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасына керешүе белән котлады.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары күрсәткән ышаныч сезнең һөнәри осталыгыгызны һәм компетентлы булуыгызны югары бәяләвен күрсәтә», – дип язды Валентина Матвиенко котлау телеграммасында.

Россия Федерация Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан парламенты җитәкчесе вазифасындагы эшчәнлеге киләчәктә дә закон чыгару процессын нәтиҗәле тәэмин итүгә, Татарстанның социаль-икътисади потенциалын үстерүгә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан парламентына һәм аның җитәкчесенә уңышлы эшчәнлек теләп, котлау телеграммалары Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенә керүче төбәкләрнең закон чыгару җыеннары җитәкчеләреннән дә җибәрелгән.

«Сез коллегаларыгызның хөрмәтенә һәм ышанычына ия. Закон чыгару һәм партия эшенең зур тәҗрибәсе белән беррәттән бу төбәк парламентының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итә. Сезнең җитәкчелектә депутатлар корпусы республиканың икътисади үсешендә яңа казанышлар өчен кирәкле хокукый нигез булдырыр дип ышанам», - дип язды Мордовия Дәүләт Җыены Рәисе Владимир Чибиркин.

Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасоловның котлау телеграммасында Фәрит Мөхәммәтшин, грамоталы идарәче һәм хөрмәтле сәясәтче буларак, туган республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдән беркайчан да читтә калмый, диелә.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены — Корылтае Рәисе Константин Толкачев үзенең котлавында: «безнең парламентлар арасындагы хезмәттәшлек алга таба да конструктив һәм нәтиҗәле булыр», - дип ышаныч белдерде.

Шулай ук Россия Федерация Советы Рәисе урынбасары Галина Карелова, Мордовия башлыгы Владимир Волков, Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников, Мәскү өлкәсе Думасы рәисе Игорь Брынцалов та котлаулар һәм изге теләкләр юлладылар.

Шулай ук Абхазия Халык Җыены спикеры Валерий Кварчия, Ямал-Ненец автоном округы Закон чыгару җыены депутатлары, Кытайның Казандагы Генераль консулы У Инцинь һәм башкалар котлау телеграммалары җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100