Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Матвиенко эшләмәүче гражданнарны мәҗбүри медицина иминияте өчен түләтергә тәкъдим итте
Эшкә яраклы, әмма эшләмәүче гражданнарны мәҗбүри медицина иминияте өчен ел саен якынча 45 мең сум күләмендә кертемне мөстәкыйль түләргә мәҗбүр итү мөмкинлеге бар. Аны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Минем шундый идея бар. Эшчеләр өчен эш бирүчеләр ил буенча медицина иминияте өчен уртача 45 мең сум түли. Әйтегез әле, зинһар, Мәскәүдә 700 мең эшләмәүче - алар 45 мең булса да акча эшләү һәм бу иминиятләштерүнең уртача чыгымын түләү өчен ике ай эшли аламы?» - дип белдерде сәясәтче федераль бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары барышында.
Федерация Советы спикеры фикеренчә, теләсә кайсы сәламәт кеше елына 45 мең сум түли алачак. Бу сумманы ул «зур булмаган» акча дип бәяләде.
Матвиенко шулай ук Россиядә эшләмәүче халыкка гаять зур чыгымнар күзәтелүен белдерде. Шул ук вакытта, ул яшь, сәламәт һәм эшкә сәләтле кешеләр эшләми икән – бу я теркәлмәгән мәшгульлек, я эшләргә теләмәү булуын әйтте.
«Әйдәгез шуны эшләп карыйк. Һәм бу, әлбәттә, төбәк бюджетларыннан йөкләнешне – эшләмәүче халык өчен түләүне сизелерлек киметәчәк», - дип йомгаклады ул парламентарийларга мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз