Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матурлык конкурсы сәхнәдә таҗ өчен тарткалашу белән тәмамланган
Хөкемдарларның берсе конкурсант Пушпика Де Силва ирдән аерылган булуына ризасызлыгын белдергән. Кагыйдәләр буенча, андый хатын-кыз титул яулый алмый.
(Казан, 6 апрель, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). «Миссис Шри-Ланка 2021» гүзәллек конкурсы җиңүче һәм жюри әгъзасы арасында тарткалашу белән тәмамланган. Бу хакта Sputnik.Турция гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Конфликт бүләкләү вакытында килеп чыккан. Хөкемдарларның берсе конкурсант Пушпика Де Силва ирдән аерылган булуына ризасызлыгын белдергән. Кагыйдәләр буенча, андый хатын-кыз титул яулый алмый.
Тантанадан фотоларда жюри әгъзасының Де Силва башыннан таҗны салдыруы күренә.
Җиңүче үзе Facebook та аерылышуы турында хәбәрне инкарь иткән.
Оештыручылар таҗны тартып алу мөмкин түгеллеген әйтеп, низаг чыкканына үкенечләрен белдергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз