news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матур язу осталыгына дөнья күләмендә танылган каллиграфлар өйрәтәчәк

Казанда Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары күргәзмәсе үтәчәк.

Матур язу осталыгына дөнья күләмендә танылган каллиграфлар өйрәтәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда 3 августта Пакистан һәм Согуд Гарәбстаны каллиграфлары күргәзмәсе үтәчәк. Матур язу осталыгына дөнья күләмендә танылган каллиграфлар өйрәтәчәк. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев әйтте.

Күргәзмә “Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакистан һәм Согуд Гарәбстанының бүгенге заман осталары” дип атала.

Илнур Низамиев матур язу осталары турында сөйләде. “Әлеге күргәзмә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда оештырыла. Каллиграфиягә багышланган күргәзмәләр елга 1-2 мәртәбә уздырыла. Анда үзебезнең өлкәдә, үзебезнең төбәктә иҗат итүче каллиграфлар да була. Елга бер тапкыр булса да чит илләрдә иҗат итүче осталарны күрсәтергә тырышабыз. Узган елларны Төркиядә, Иранда яшәп иҗат итүче осталарны күрсәткән идек. Хәзер шулай мөселман дөньясының төрле төбәкләре һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итеп, Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан осталарын чакырдык. Әлеге осталар дөнья күләмендә танылган. Алар Америка Кушма Штатларында, Бөекбританиядә, Европа, Якын Көнчыгыш илләрендә күргәзмәләрдә катнашалар. Аларның шәхси тупланмалары дәүләт музейларында саклана”, - диде ул.

Музей мөдире күргәзмәгә кагылышлы теләкләрен дә әйтте. “Казанда 2 ай дәвамында аларның эшләрен күрсәтәбез. Үзебезнең Казанлылар да, Татарстанлылар да күрер һәм башка илләрдән, шәһәрләрдән, төбәкләрдән килүче кунакларыбыз, туристларыбыз әлеге осталар белән танышып, гарәп, мөселман каллиграфиясенең матур үрнәкләре белән якынрак танышырлар дип көтәбез”, - диде Илнур Низамиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100