news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда икенче бала өчен ана капиталы 1 миллион сумнан артачак

2027 елда Россиядә икенче бала өчен ана капитал күләме 1 миллион сумнан артырга мөмкин. Элегрәк беренче бала өчен түләүне рәсмиләштермәгән гаиләләр өчен шундый сумма каралган. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Икенче бала өчен ана капиталы күләме, әгәр гаиләнең беренче бала өчен ана капиталы булмаса, 1 028,7 мең сумга кадәр артачак», - диде министр.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot