Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ана капиталын төбәкләрнең микрокредит компанияләреннән ипотекага тотарга мөмкин булачак
Ана капиталын Федерация субъектларына караган микрокредит компанияләреннән ипотеканы түләүгә сарыф итеп булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хөкүмәте карарына сылтама белән хәбәр итә.
Төбәк микрокредит компанияләренә ипотека бирергә мөмкинлек бирә торган закон узган елның октябрендә гамәлгә керде. Аның нигезендә, мондый оешмада 100 процент акцияләр (өлешләр) төбәкнеке булырга тиеш, өстәвенә Федерациянең бер субъекты мондый компаниянең бер генә катнашучысы булырга мөмкин.
Документта әйтелгәнчә, төбәк микрокредит компанияләреннән займнар ярдәмендә торак сатып алганда яки төзегәндә ана капиталын банклардан кредитлар алган вакыттагы кебек үк, ягъни беренчел взносны, төп бурычны яки процентларны түләүгә сарыф итәргә мөмкин булачак.
Моннан тыш, карар ана капиталы хисабына йорт салырга мөмкин булган җир кишәрлегенең төрен дә ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз