Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә быелның 1 февраленнән ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнде
Россиядә 2026 елның 1 февраленнән ана капиталы 5,6 процентка индексацияләнде. Хәзер беренче балага түләүләр күләме якынча - 729 мең сум, ә икенчесенә, әгәр аңа хокук элегрәк рәсмиләштерелмәгән булса, 963 мең сум тәшкил итә. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Эксперт сүзләренчә, 2020 елдан туган яки уллыкка алынган беренче балага ана капиталының күләме хәзер 728 921,9 сумга тигез. Икенче бала туганда өстәмә рәвештә 234 321,2 сум түләнә.
Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокуклы булмаган яки аны рәсмиләштермәгән булса, 2007 елдан 2019 елга кадәр туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларга да 729 мең сум күләмендә түләү каралган. 2020 елдан соң дөньяга килгән балалар өчен, әгәр аларга хокук элегрәк рәсмиләштерелмәгән булса, икенче яки аннан соңгы балага ана капиталы күләме 963 243,2 сум тәшкил итә.
Финогенова искәрткәнчә, ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына түләүгә яки тупланма пенсия булдыруга тотарга мөмкин. Моннан тыш, түбән керемле гаиләләрнең (бер кешегә ике яшәү минимумыннан кимрәк) өч яшькә кадәрге балага айлык түләүләр алу мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз