news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Математикадан Бөтенроссия контроль эше 11 мартта узачак

Математикадан белемнәрне КФУда тикшереп булачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Быел һәр елны математикадан узучы Бөтенроссия контроль эше 11 мартта булачак, дип хәбәр итә «Яндекс» компаниясе.

Контроль эш мәктәп базасы программасы белән чишәрлек ун мәсьәләдән торачак. Татарстан халкы математикадан белемнәрен онлайн-режимда яки Казан федераль университетында тикшерә ала. «Что и требовалось доказать» сайтында 12.00 сәгатьтән башлап биремнәрне тәүлек дәвамында алып булачак. Аларны эшләргә бер сәгать вакыт бирелә. Югары уку йортында биремнәрне башкару өчен алдан теркәлергә кирәк.

Искәртеп үтик, «Яндекс» әлеге контроль эшләрне өченче тапкыр оештыра. Узган ел Россиядән, Беларуссиядән, Украинадан, Казахстаннан һәм башка илләрдән 24,4 меңнән артык кеше катнашкан иде. Казанда катнашучыларның 36 проценты контроль эшне «өчлегә», 16 проценты – «дүртлегә», 8 проценты «бик яхшыга»язган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot