Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матди булмаган мәдәни мирасны саклау кануны 1 гыйнвардан гамәлгә керәчәк
Бу канунны Татарстан Республикасы парламенты 1,5 ел дәвамында язган.
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының “Матди булмаган мәдәни мирас турында”гы кануны гамәлгә керәчәк. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 майда имзалаган. Бүген республика парламентында әлеге канунга кагылышлы матбугат конференциясе узды.
“Бу канун бик үзенчәлекле һәм федераль дәрәҗәдә ул әле кабул ителмәде. Россиянең бары 3 субъектында гына матди булмаган мәдәни мираска кагылышлы канун гамәлдә. Тик алар бездәге кебек нигезләнмәгән. Канун проектын язган вакытта, без ул субъектларның да, башка дәүләтләрнең дә тәҗрибәсен өйрәндек”, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җиткәчесе Разил Вәлиев.
Аның сүзләренчә, канун проекты 1,5 ел дәвамында язылган.
“Бездә матди булган мәдәни мирас хакында канун гамәлдә һәм бик яхшы тормышка ашырыла. Сез Болгар, Зөя, Казанның ничек яңаруын күрәсез. Моңа әлеге канун йогынты ясый. Әмма без матди булмаган мәдәни мираска да бик бай. Бу байлык – халыкның рухы, күңеле”, – диде Разил Вәлиев канунның нинди максатлардан чыгып язылганына аңлатма биреп.
Татарстанда матди булмаган мәдәни мирасны саклау эше бик актив алып барыла, дип билгеләп үтте Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.
“Белүегезчә, безнең республикада мәдәни-ял итү учреждениеләре системасы җайга салынган һәм үсеш кичерә. Татарстанда 2 меңгә якын мәдәният йорты бар. Аларда 8 меңнән артык кеше эшли. Алар ял итү чаралары гына оештырып калмыйча, бездә яшәүче халык иҗади яктан үзләрен камилләштерсен өчен дә шартлар тудыра. Республикадагы мәдәният йортлары каршында 15 меңнән артык түгәрәк һәм клуб эшли. Алар җыр-бию, этнография, декоратив-гаммәви сәнгать белән мавыга һәм шул рәвешле халык ядкәрләрен саклый. Әлеге эш белән 197 меңнән артык Татарстан кешесе шөгыльләнә”, – диде Гүзәл Шәрипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз