news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә объектны кертү шартлары тәгәенләнде

Бу хакта парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә алырлык объектларның нинди булырга тиешлеге тәгәенләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән матбугат конференциясендә парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

“Матди булмаган мәдәни мирас объекты реестрга кертелү өчен тарихи һәм мәдәни яктан әһәмиятле; этник-социаль, яисә конфессиональ төркемнең мәдәни традициядә яисә мәдәният тарихында ныклап урнашкан булуы; мәдәни традициянең уникаль дәлил буларак кыйммәте; юкка чыгу куркынычы янавы шарт”, – диде Разил Вәлиев.

Мәгълүм булганча, Татарстанның “Матди булмаган мәдәни мирас турында”гы кануны 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә. Аны Татарстан Республикасы парламенты депутатлары 1,5 ел дәвамында язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100