news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матчтан соң сөйләнүе җиңел, ә карар уенга кадәр кабул ителә – Хавьер Грасия

"Рубин"ның баш тренеры соңгы секундка кадәр чын йөрәктән уйнадык, дип белдерде.

Матчтан соң сөйләнүе җиңел, ә карар уенга кадәр кабул ителә – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия "Оренбург"ка каршы уеннан соң матбугат конференциясе вакытында үз шәкертләренең чыгышына бәя бирде. Россия чемпионатының 19 нчы туры кысаларында узган матч 0:0 исәбенә төгәлләнде.

"Катлаулы уен булды. Матч дәвамында тупка безнең уенчылар күбрәк хуҗа иде – өстенлек 70кә 30 процент булгандыр. Ләкин әлеге өстенлекне гол кертердәй мөмкинлекләргә әйләндереп булмады. Беренче таймда өстенлекне үз кулыбызга алырга теләдек, мөмкинлекләр булды, ләкин гол кертә алмадык. Икенче таймда да өстенлеккә ия булырга тырыштык, әмма көндәшләр куркыныч һөҗүмнәр белән җавап бирә алды. Безнең футболчылар тырышты, соңгы секундка кадәр чын йөрәктән уйнады, ләкин гол кертә алмадык. Кызганыч, бер генә очко туплап булды, турнир дәвам итә", – дип бәя бирде Хавьер Грасия уенга.

Баш тренердан команданың ни сәбәпле гол кертә алмавы хакында да сораштылар. Тупка хуҗа булу бер хәл, әмма җиңү өчен голлар кирәк, диелде.

"Бу сүзләрне бүген ишетергә туры килсә дә, әмма тырышып уйнаган командага карата сүз әйтү хаксыз булыр иде. Әйе, без гол кертмәдек, әмма берничә уен рәттән керттермибез дә бит. Сүз дә юк, уенны яхшыртырга кирәк. Аннан соң уен кырының начар хәлдә булуы да сыйфатлы уенга комачау итте", – ди бу уңайдан испан белгече.

Ә уенга билгеләнгән состав, запаста Илзат Әхмәтов һәм Максим Лестьенн кебек уенчылар калуы турында сүз чыккач, остаз, гадәттәгечә, составны баш тренер билгеләвен искәртте.

"Нәтиҗә начар булган матчтан соң теге яисә бу уенчыны чыгарырга кирәк иде, дип әйтүе җиңел. Әмма карарны матчка кадәр кабул итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, тренер һәрчак көчле состав белән уйнарга тырыша", – диде Хавьер Грасия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100