Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Матч безнең өчен бик авыр башланды – Федор Канарейкин
"Авангард" командасы баш тренеры Федор Канарейкин ихтыяр көче күрсәткән өчен командасына рәхмәт белдерде.
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Омскиның "Авангард" хоккей командасы баш тренеры Федор Канарейкин "Ак Барс"ка каршы уенга үз бәясен бирде. Исегезгә төшерәбез, "Авангард" Көнчыгыш конференциянең ярымфинал сериясендә Казан командасын беренче тапкыр отты (4:3 ОТ).
"Безнең өчен матчның башы бик авыр булды. "Ак Барс" уенны бик актив башлады, ә без ул мизгелләрдә эшләп бетермәдек. Холык. Ихтыяр көче. Рәхмәт. Алдагы уенга кадәр", – диде Федор Канарейкин.
Баш тренердан даими чемпионатта иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе булган Владимир Соботканың "Ак Барс"ка каршы уенда бер очко да җыя алмавы хакында да сораштылар.
"Әгәр дә уенчы команда өчен тырыша, кара эш башкара икән, мин аның белән ризалашам. Һәр уенда гол кертеп булмый. Бигрәк тә көчле көндәшкә каршы", – диде Канарейкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз