«Матбугат йорты» нәшриятында «Бәхетле балачак» дигән китап чыкты
«Матбугат йорты» нәшриятында «Бәхетле балачак» дигән китап чыкты
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казандагы «Матбугат йорты» нәшриятында Рөстәм Бакировның «Бәхетле балачак» дигән хикәяләр китабы басылып чыкты. Анда язучының урта яшьтәге мәктәп балалары өчен атап язылган унлап хикәясе тупланган.
Заманында авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән авторның әсәрләрендә мәктәп тормышы, укучыларның мәктәп хезмәте, шуклыклары, хис-тойгылары, кайгылары һәм шатлыклары гади тел белән сурәтләп бирелгән. Биредәге «Нәни булышчы», «Яшел сукмак», «Бәхетле балачак» кебек хикәяләр тәрбияви яктан да гыйбрәтле. Рөстәм Бакировның бу — икенче китабы. Шушы нәшриятта ук аның «Кадерле бүләк» дигән китабы да дөнья күргән иде.