news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матбугат чаралары Владимир Жириновскийның ковид белән хастаханәдә ятуын хәбәр итте

Жириновскийның үпкәләренең 50-75 проценты зарарлануы турындагы хәбәр телеграмм-каналларда чыкты.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский коронавирус белән авырып хастаханәдә ята. Бу хакта үзенең чыганакларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Владимир Жириновскийда коронавирус. Ул хәзер үзәк клиник хастаханәдә», — ди агентлыкның әңгәмәдәше. Жириновскийның үпкәләренең 50-75 проценты зарарлануы турындагы хәбәр телеграмм-каналларда чыкты. «Әйе, үпкәләре җитди зарарланган», — дип әйткән агентлык чыганагы да.

«Владимир Жириновский документлар белән эшли. Үзен ярыйсы хис итә», — дигән чәршәмбе көнне Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе башлыгының беренче урынбасары Василий Власов. Ул партия лидерының кайда булуын хәбәр итмәгән.

«Жириновский күпләр кебек өйдә генә, үзенең шәхси табибларына таянып, авырмакчы булган. Табибларга соң мөрәҗәгать иткән булуы ихтимал. Владимир Жириновский хастаханәгә үзенең „прививочник“ имиджы аркасында ятарга теләмәгән. Сигез прививка ясатып (бу хакта ул үзе әйткән, ике компонентлы дүрт прививка дип аңларга) хастаханәгә эләгүе бик сәер. Шуңа күрә Жириновский моны яшереп калырга уйлаган». — дип яза «Комсомольская правда».

Соңрак «РИА новости» хәбәр иткәнчә, Владимир Жириновскийның үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылуы хакында билгеле булган.

«Коронавирус белән авыручы Владимир Жириновскийны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар», — диелә «URA.RU» телеграмм-каналында ЛДПРга якын чыганакка сылтама белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100