news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матбугат чаралары Россия Президентының Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясау көнен белде

Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә 2016 елга йомгаклау конференциясе үткәрәчәк.

(Казань, 18 ноября, «Татар-информ»). России Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә йомгаклау конференциясендә 2016 елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу хакта Хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына якын чыганакка сылтама белән “Известия” газетасы яза.

РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мондый чараларга анонс бирмим дип, Юллама белән чыгыш ясау датасы һәм темасы турында шәрехләүдән баш тарткан. Әмма “Президентның һәр Юлламасында эчке сәясәт мәсьәләләренә игътибар ителә” дип билгеләп үткән.

РФ Президенты ел саен декабрь аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый һәм Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат очрашуын үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100