news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матбугат чаралары Путин белән Трамп очрашуына әзерлек турында белгән

Ике дәүләт лидерлары өченче тапкыр очрашырга мөмкин.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Ак йортта АКШ Президенты Дональд Трамп белән Россия Президенты Владимир Путин очрашуына әзерләнәләр, дип белдерделәр Кушма Штатлар администрациясендә. Бу хакта Wall Street Journal басмасына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

АКШның Россиядәге Илчесе Джон Хантсман очрашуны оештыруда актив катнаша, дип билгеләп үтте чыганак. “Трамп белән Путин арасында рәсми очрашу оештыру – ул илче Хантсман проекты”, - диде ул.

Хәзерге вакытта сөйләшүләр башланган. Сөйләшүләр уңышлы булса, бу ике дәүләт лидерларының өченче очрашуы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100