news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матбугат чаралары музыка белгечләре язганны басмый, журналисттан яздырта – Гүзәл Сәгыйтова

Татарстан Милли китапханәсендә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы утырышы узды.

Матбугат чаралары музыка белгечләре язганны басмый, журналисттан яздырта – Гүзәл Сәгыйтова
Рамиль Гали

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татарстанда музыкаль тәнкыйть юк”, - диде музыка белгече Филүсә Арсланова Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы утырышында катгый итеп.


“Музыкаль тәнкыйть булмаганга, сәхнәгә теләсә кем менә - бу зур проблема. Татар телле музыка белгечләренә кытлык. Саллы тәнкыйть булмау мәдәният кризисына китерә”, дип дәвам итә ул үз фикерен.


Журналист һәм Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Гүзәл Сәгыйтова Филүсә Арсланова сүзләре белән килешеп: “Музыкаль тәнкыйть юк. Музыка белгечләренең булганнары да язмаларын матбугатта бастыра алмыйлар, - ди. - Чөнки матбугат чарасына мөрәҗәгать итсәләр, аларның мәкаләләрен кире кагалар. “Безгә мондый кирәк түгел, халыкка якынрак булсын”, диләр. Халыкка якын булсын өчен, редакцияләр белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, үз журналистларыннан яздырталар. Музыка белгечләренең күңелләре төшә дә, башка өлкәгә эшкә урнашалар”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100