news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 37 яшьлек хатын-кызны исерек хәлдә авария китереп чыгарган өчен хөкем итәләр

Татарстанда 37 яшьлек хатын-кызны исерек хәлдә юл һәлакәте китереп чыгарган өчен хөкем итәчәкләр. Әлеге авариядә аның кызы һәлак булган иде.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә белдерүләренчә, май башында Яшел Үзән районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз, исерек хәлдә (өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган) рульгә утырган, автомобильдә ире белән ике кызы да булган. Кайсыдыр мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм машина юл читенә төшеп әйләнеп капланган. Төрле тән җәрәхәтләре алган 8 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән.

Хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул судка тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot