news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мастеровые» театрының яңа бинасы киләсе елның августында тапшырылачак

Төзелеш «Мәдәният» милли проекты кысаларында алып барыла.

«Мастеровые» театрының яңа бинасы киләсе елның августында тапшырылачак
Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллының «Мастеровые» театрының яңа бинасы яңа театр сезонында ачылыр дип планлаштырыла. Төзүчеләр журналистларны төзелеш барышы белән таныштырды.

«Без театрның яңа бинасын 2022 елның августында кабул итеп алырга җыенабыз. Яңа бинаны премьера белән ачарга уйлыйбыз. Аның буенча эш бара, без Россиядә иң яхшы яктылык көйләүче рәссам Ганцбургны чакырдык», — диде театр директоры Армандо Диамантэ.

«Тамаша залы 500 урынга планлаштырыла. Шулай ук, 100 урынлы Кече зал һәм репетицияләр залы да булачак», — дип таныштырды Чаллы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев. 

Сәхнә проект буенча 9 метрлы булса, төзелеш барышында ул театр соравы буенча 12 метрга кадәр зурайтылган. Сәхнә өстенең механизмнары белән биеклеге 29 метрга җиткерелгән.

«Без төзелеш барышында кысылырга тырышмадык, аларның үз эше. Ә дизайн мәсьәләсендә һәм эчке эшләр вакытында үз теләкләребезне әйтми калалмадык. Чөнки бинада без эшләячәкбез», — диде театр директоры Армандо Диамантэ.

«Без театрның нинди булырга тиешлеген яхшы беләбез һәм байтак кына үзгәрешләр кертергә туры килде. Безнең барлык теләкләребезне искә алдылар, мөмкин булганнары үзгәртелде. Хәтта сәхнәне дә киңәйттерә алдык», — диде ул.

Төзүчеләр ел азагына кадәр бинаның каркасын эшләп бетерергә, җылылык, су һәм канализация үткәрү эшләрен төгәлләргә планлаштыра. Электриклар, сантехниклар, вентиляция ясаучылар эшли. Барлыгы 736 миллион сумлык эш башкарылган.

Төзелеш «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Төзелеш «Евростиль» подряд оешмасына йөкләнгән. Чаллы татар дәүләт драма театрын да алар эшләп чыккан иде.

Театр шәһәрнең Чулман проспектында төзелә. Дүрт катлы бинаның гомуми мәйданы 12 мең. кв. м.га җитә. Шулай ук, 140 машина сыйдырышлы парковка да булачак.

«Мастеровые» театры директоры Армандо Диамантэ яңа бинаның республикадагы иң яхшы театр биналарының берсе булачагын әйтә. 

"Мастеровые" - Чаллы рус драма театры. Театрның тарихы 1975 елдан башлана. Хәзерге вакытта ул республикадагы иң алдынгы театрларның берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot