Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мастеровые» театры труппасын зурайта, Россия буенча яңа артистлар туплый
Журналистлар Чаллы рус драма театры бинасы төзелеше белән танышты. Бина Чаллының Чулман проспектында төзелә.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мастеровые» театры труппасын зурайта, Россия буенча яңа артистлар туплый.
«Безнең театр труппасында унсигез артист иде. Киләчәктә 40 актер эшләячәк. Яңа бина ачылышына, мөгаен, утызлап актер туплый алырбыз», — дип планнарын журналистлар белән уртаклашты «Мастеровые» театры директоры Армандо Диамантэ.
Журналистлар Чаллы рус драма театры бинасы төзелеше белән таныштылар. Төзүчеләр яңа бинаны 2022 елның августында тапшырырга планлаштыра. Бина Чаллының Чулман проспектында төзелә.
Яңа бина өчен театрның штаты зурайтылачак. Театр җитәкчелеге белгечләрне Россия буйлап эзли. «Без яңа техника белән җиһазландырылган бинага күчәрбез, ә яңача эшли белүче кешеләребез булмаска мөмкин», — диде Армандо Диамантэ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз