news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мастеровые» театры Казан ТЮЗында Дамир Сәлимҗанов спектаклен күрсәтте

Казан Яшь тамашачы театрында «Мастеровые» театры аншлаг белән үзенең ике спектаклен күрсәтте. Спектакльләр театрларның үзара гастрольләр алмашу программасы кысаларында күрсәтелде.

«Безнең театр «Мастеровые» театрында ике тапкыр гастрольләрдә булды – без иске бинада да, яңа зиннәтле бинада да спектакльләр күрсәттек. Безнең спектакльләр аншлаг белән үтте. Сез дә «Мастеровые» театры тамашаларына заллар тутырып килдегез», дип мөрәҗәгать итте ТЮЗ директоры Айгөл Горнышева залга.

«Мастеровые» театр Казанга үзенең иң кассалы спектаклен - «Дуры мы, дуры» яңа ел мелодрамасын алып килгән иде. Спектакльне чакырылган режиссер Дамир Сәлимҗанов чыгарган, пьеса авторы да үзе.

«Дамир Сәлимҗанов – легендар режиссёр Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы. Гомер буе Камал театрында эшләгән бөек режиссер Марсель Сәлимҗанов иҗат юлын ТЮЗдан башлавын белә идегезме икән? Бу 1964-65 еллар иде. Дамир Сәлимҗанов үзе монда түгел, ул Удмуртиянең Глазов шәһәрендә «Парафраз» театры белән җитәкчелек итә», дип режиссер белән таныштырды Айгөл Горнышева.

Спектакльдә ирле саналып та төрле сәбәпләр аракасында ялгыз яңа ел бәйрәме үткәрергә туры килгән өч хатын-кыз язмышын күрәбез. Спектакльдә өлешчә вербатим да, өлешчә интерактив та бар.

  • Казан ТЮЗы 2023 елның сентябрендә «Мастеровые» сәхнәсендә «Северное сияние» (И. Васьковская), «Капитанская дочка» (А,С. Пушкин), «Недоросль» (Д.И. Фонвизин) һәм «Удивительный чердак» (И. Васьковская) спектакльләрен күрсәткән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100