news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мастер” Кама индустриаль паркында автокомпонетлар җитештерү буенча яңа предприятие ачылды

“ЛЕОНИ Вайэринг Системс (РУС) ҖЧҖ “КАМАЗ” йөк автомобильләре өчен компонентлар эшләп чыгарачак

(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”). Чаллыда, “Мастер” Кама индустриаль паркында “КАМАЗ” йөк автомобильләре өчен компонентлар җитештерү буенча яңа предприятие – “ЛЕОНИ Вайэринг Системс (РУС) ҖЧҖ – ачылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Предприятиене ачу тантанасында “КАМАЗ” ААҖ һәм “ЛЕОНИ” төркеме җитәкчеләре, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты. Ачылыш тантанасында ясаган чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә “КАМАЗ”ның ачык үсеш стратегиясе бар, хезмәттәшләр һәм партнерлар белән мөнәсәбәтләр җайга салынган, биредә югары әзерлекле менеджерлар эшли. “Бу – генераль директор, директор советы әгъзалары, аларның коллегаларының көндәлек һәм катлаулы эше дип уйлыйм. «LEONI» компаниясе Чаллыда үз предприятиесен булдырды, һәм бу очраклы хәл түгел. Без «LEONI» компаниясенең директорлар советы җитәкчелегенә кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшлекнең кулай формасын таба алуына бик рәхмәтле”, – диде ул. Равил Зарипов «LEONI» компаниясе үзен уңайлы хис итсен өчен, яңа компаниянең заказлары күп булын теләде.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, “КАМАЗ” коллективы өчен Чаллыга абруйлы компаниянең килүе шатлыклы вакыйга. “Без кризисны уңышлы үткәреп җибәрү белән бергә, аннан яңа продукция, яңа сыйфат белән һәм яңа позициядә чыгарбыз, дип ышанам. Безнең компанияләр бергә яхшы эшләрләр дип уйлыйм. Моннан тыш, “КАМАЗ” белән хезмәттәшлек «LEONI» компаниясенә Россиянең башка компанияләре белән хезмәттәшлек итү өчен искиткеч характеристикалар һәм тәкъдимнәр бирәчәгенә исәп тотам”, – диде ул.
«LEONI» компаниясенең идарә әгъзасы Уве Х.Ламанн билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә генә дә җиңел автомобильләр сату – 50, йөк машиналары сату 70–80 процентка кимегән. “Хәзерге вакытта Көнбатыш Ауропа, Америка һәм Россиядә базарлар тотрыклы төс ала. Без тиздән алар аякка басар, дип өметләнәбез. “КАМАЗ” йөк машиналары җитештерүче иң эре предприятиеләрдән санала, һәм безнең ышанычлы, югары сыйфатлы йөк автомобильләрен модельләштерү һәм төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы гомуми карар киләчәктә, һичшиксез, дивидендлар китерергә тиеш”, – дип ассызыклады ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100