news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлештәге материаллар кимегән

Журналистның язмасы тикшерү үткәрү өчен нигез була ала, ди коррупциягә каршы сәясәт идарәсе вәкиле.

2022 елның 1 яртыеллыгында Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге 1536 материал дөнья күргән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 31% ка түбәнрәк. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда билгеле булды.

Коррупциягә кагылышлы язмаларны арттыру максатыннан, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләрен яктыртуга багышланган «Коррупция: журналист карашы» дигән темага журналистлар конкурсы уздыра. Конкурс республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелә.

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов конкурсның шартлары белән таныштырды һәм журналистларны бу бәйгедә катнашырга чакырды.

«Материалларда «коррупция» сүзе булуы мәҗбүри түгел. Ришвәтчелеккә каршы пропаганда кысаларында намус, гаделлек, әхлак, яхшылык кебек мәңгелек төшенчәләрне күзалларга кирәк. Шуңа күрә бу материалларны да кертергә мөмкин. Материалның күплегенә түгел, ә сыйфатына игътибар бирергә кирәк. Шулай ук, журналистлар урнаштырган мәгълүматлар тикшерү үткәрү өчен нигез булырга мөмкин. Бездә дә андый мисаллар бар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100