news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Массакүләм мәгълүмат чараларында фәнне яктырту буенча конкурска гаризалар кабул ителә

Татарстанда республиканың фәнни-технологик үсеш чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел ул ТР Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышлана.

Эшләр дүрт номинациядә һәм массакүләм мәгълүмат чараларының дүрт төрендә кабул ителә. Барлыгы 39 призлы урын каралган. Беренче урыннарны алган җиңүчеләр 100әр мең сум алачак.

Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак – сайтта.

news_right_1
news_right_2
news_bot