Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Массакүләм матбугат чараларында “Зимняя вишня”да чыккан янгын сәбәбен атадылар
Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе - дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза “Коммерсантъ”.
Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары үткәргечкә тамып торган, диелгән басма хәбәрендә.
Баштан балалар коры бассейны өстендәге пластик плафон янган, аннан ялкын бассейндагы поролон кубикларга сикергән.
Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгынны җәелдермәскә мөмкин булган булыр иде, әмма аны эшләүче булмаган, дип белдергән басма.
Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын 25 мартта булды. Анда 64 кешенең, шул исәптән 41 баланың гомере өзелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз