news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныштан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм озаттылар

Актаныштан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм озаттылар
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

«Актаныш» волонтерлар хәрәкәте махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Гуманитар йөкне әзерләү эше Балалар иҗаты үзәге базасында узган елның августыннан бирле алып барыла.

Биредә даими нигездә маскировка челтәрләрен үрү дәвам итә, бу эшкә районның авыл җирлекләреннән волонтерлар актив кушыла.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Бу юлы гуманитар йөкнең төп өлешен маскировка челтәрләре тәшкил итте. Моннан тыш, волонтерлар дарулар, бәйләвеч материаллар һәм беренче ярдәм күрсәтү чаралары кергән аптечкалар формалаштырды.

Рухи ярдәмне дә онытмадылар: посылкага чәкчәк, чәй, кәнфитләр тутырдылар.

Фото Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Гуманитар ярдәмне төяүдә Актаныштагы 2нче мәктәпнең XI сыйныф укучылары, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре, шулай ук «көмеш» волонтерлык хәрәкәте әгъзалары катнашты.

Гуманитар йөкне Чаллыга машина йөртүче Илсур Гыйльметдинов илтте.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәүчеләргә гуманитар ярдәмне Чаллыдан 8 февральдә озатачаклар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot