Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Гашыйклар тавы» фильмы премьерасы була
5 ноябрьдә Мәскәүдә Үзәк кинематографистлар йортында (Кино йорты) «Гашыйклар тавы» нәфис фильмы премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
2024 елда төшерелгән кинолентаның сценарий авторы һәм режиссеры Салават Юзеев. Генераль продюсеры – «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Фильмның хронометражы: 100 минут.
Казанда картинаның премьерасы 2024 елның сентябрендә «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә булды. Драма Илдар Юзеевның шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән.
Фильмны Мәскәү шәһәре, Васильевская урамы, 13 йорт адресы буенча 19:00 сәгатьтә карап була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз