news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең «Умарта» мәктәбе зурларны һәм балаларны татар теле курсларына чакыра

Мәскәүнең «Умарта» татар теле мәктәбе яңа уку елына укучылар җыю турында игълан итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Дәресләр шәхсән килеп уку форматында һәм онлайн уздырыла. Курс сентябрьдән декабрьгә кадәр дәвам итә.

Укучылар курс дәвамында татар телендәге 500 иң популяр сүзне өйрәнәчәк, сөйләм телен аңлый, көндәлек темаларга аралаша ала башлаячак, тере татар теле белән танышачак, диелә хәбәрдә.

Гаризалар түбәндәге төркемнәргә кабул ителә:

  • Татар телен өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен килеп уку курсы;
  • Татар телен өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен онлайн курс;
  • Онлайн сөйләм клубы;
  • Мәктәп укучылары һәм кечкенә балалар өчен килеп уку курсы;
  • Үсмер балалар (9+) өчен онлайн курс.

Тулырак мәгълүмат белән мәктәпнең сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot