news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» җитәкчесе: Казанга спектакль белән килү – зур җаваплылык

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» җитәкчесе: Казанга спектакль белән килү – зур җаваплылык
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» музыкаль-драма театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, Россиянең халык артисты Тереза Дурова Казандагы театр сәнгате һәм тамашачы турындагы фикерен әйтте.

«Минем өчен Казан – театрларга бай, театр сәнгатенең нәрсә икәнен яхшы белә торган шәһәр. Мин кыш көне беренче тапкыр Казанга килдем. Ул вакытта бер театрга да эләгә алмадым, чөнки барлык билетлар да сатылган иде. Казанда безгә кирәкле тамашачы дип уйладым. Монда спектакль белән килү зур җаваплылык. Узган елда безнең театр 30 еллыгын билгеләп үтте. Казан өчен җитлектек, без әзер дип уйлыйм. Хәзер гастрольләргә дә ешрак чыга башладык. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан. Башкача була да алмый», – дип сөйләде ул «Татар-информ агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Тереза Дурова театры» ике спектакль белән Казанга килә. «Кызганыч, без әле бер-беребез белән танышып кына киләбез. Мин Казандагы актерларның дәрәҗәсен күзаллыйм. Театр дәрәҗәсе булмаса, андый тамашачыны үстерә алмас идегез. Казанда спектакль кую тәкъдиме булса, мин бик шат булыр идем», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100