news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Тереза Дурова театры беренче тапкыр Казанга гастрольләр белән килә

Мәскәүнең Тереза Дурова театры беренче тапкыр Казанга гастрольләр белән килә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мәскәүнең «Тереза Дурова театры» беренче тапкыр Казанга спектакльләрен алып килә. 9, 10, 16, 17 апрельдә ике мәйданчыкта театрның ике спектакле күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Тамашачыга безнең театрның төрлелеген ачып бирү өчен ике спектакль алып киләбез. Башта без Владимир Маяковский турындагы «Без галош элегантнее» музыкаль-шигъри спектаклен күрсәтәбез. Без үзебез белән оркестр алып киләбез. Шигырьләрен укыйбыз да, җырлыйбыз да, Маяковский турындагы истәлекләр дә була. Маяковский Казанда өч тапкыр булган дип беләм. Без аны алып килмичә булдыра алмадык», - дип сөйләде театрның сәнгать җитәкчесе, режиссер, Россиянең халык артисты Тереза Дурова.

«Без галош элегантнее» спектакле 9-10 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә куела. «18+» билгесе белән бара. Тереза Дурова сүзләренчә, спектакльдә мәхәббәт лирикасы була, әмма Лилия Брик анда урын алмаган. «Маяковский музее вәкилләре белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Алар да спектакльдә Лилия Брик һәм революция булмавын хуплады. Бу кешенең тормышын мин башкачарак күрәм. Без аның рәссам булуын, рәсемнәрен күрсәтәбез», - диде режиссер.

16, 17 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән «Волшебная лампа Аладдина» спектакле күрсәтеләчәк. Драматург, театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Артем Абрамов сүзләренчә, бу - гаилә спектакле. «Без балаларга гына түгел, бөтен гаиләгә җитәргә тиеш. Элек әтиләр фойеда утыра иде. Билет алган, гаиләне китереп куйган һәм көтеп утыра. Без аларны тәрбияләдек кебек», - диде ул.

Театр дирижеры Василий Пехов спектакльдәге этник музыка турында сөйләде. «Безнең музыкантлар уникаль, әмма без фольклор белән шөгыльләнмибез. Тамашачыны мәдәният, мохит, чорга алып керәсе килә. «Алладдин»да көнчыгыш мәдәнияте. Анда әлеге мәдәният инструментлары кулланыла. Мәсәлән, саз, дәф тавышларын ишетеп булачак», - диде ул.

Россиянең атказанган рәссамы Виктория Севрюкова спектакльләргә ясалган костюмнарның үзенчәлеге турында сөйләде. «Балалар спектакленә килгәндә, без һәрвакыт могҗиза ясарга тиеш. Мин костюмнардан көнчыгыш базары исе килеп торуын теләдем. Маяковскийга килгәндә, киемнәрнең һәр детале уйланылган. Костюмнарның бер өлеше тегелде, ә бер өлеше антиквар кибетләрдән алынды. Бу очракта да вакыт исен тапшырырга теләдек», - диде ул.

Театр җитәкчесе сүзләренчә, гастрольләр театрның генераль партнеры - ВТБ банкы ярдәме белән уза.

  • «Тереза Дурова театры» музыкаль-драма театры узган елда 30 еллыгын билгеләп үтте. Үзләрен гаилә театры буларак тәкъдим итәләр. Театр афишасында бүген 40тан артык спектакль бар.

Реклама. НБФ Терезы Дуровой «Театральное Дело»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100