Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә сезон ачылышы зур концерттан башлана
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә яңа иҗат сезоны 4 октябрьдә ачыла. Бәйрәм 14:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайтында хәбәр ителә.
Традицион рәвештә сезон ачылышы Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары һәм артистларының зур концерты белән башлана.
Әзерлек һәм репетицияләр бара инде. Вакыйгалар артистларның иҗади эшчәнлеге эчтәлегендә һәм тематикасында чагылыш таба, бу сезон да искәрмә түгел.
Сезон ачылышында «Алтын мөнбәр» XXI Казан Халыкара кинофестивале призеры булган «Дом» документаль фильмы да күрсәтелә.
Бәйрәмгә керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз