Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Дуслык» хор ансамбле концерты булды
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Дуслык» хор коллективының чираттагы концерты булды. Ул Татар мәдәнияте үзәгенең Актлар залына хор белән җырлауны яратучылар һәм башкаланың башкорт җәмгыяте вәкилләрен җыйды. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның башында Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов һәм үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илдар Шиһапов коллективның һәм аның сәнгать җитәкчесе Хәйдәр Вәлиевнең югары башкару дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Ансамбльнең төп составын Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе студентлары һәм аны тәмамлаучылар тәшкил итә. «Халыкларны берләштереп» дип аталган программада дөньядагы төрле халыкларның сәнгатькә мәхәббәт белән сугарылган һәм заманча композиторлар эшкәрткән җырлары яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз