news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары маскировка челтәрләре үрүдә катнашты

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең төрле иҗат коллективлары артистлары махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнашты. Акцияне үткәрергә Рәфыйк Вәлитов тәкъдим итте, диелә Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәрендә.

Маскировка челтәрләре үрүдә «Балкыш», «Нур», «Дуслар», «Хәзинә», «Мәдинә», «Мирас», «Ихлас» ансамбльләре, Наилә Дүсмәтова вокал студиясе әгъзалары, баянчылар студиясе җитәкчесе Рушан Локманов актив катнашты.

Барысы да, хезмәтләренең мөһимлеген аңлап, илһамланып эшләде. Рәфыйк Вәлитов сүзләренчә, артистлар үргән маскировка челтәрләрен якын арада хәрбиләргә тапшырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot