Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары госпитальдә чыгыш ясады
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары Наилә Дүсмәтова, Нурҗиһан Симаева, Ильмира Галимова, Рушан Локманов һәм Рәкыя Әмирханова Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәре госпиталендә яралы хәрбиләр – махсус операциядә катнашучылар алдында концерт куйды. Шулай ук артистлар җыйган акчага пироглар, чәкчәк, кош теле сатып алдылар. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерттан соң госпитальдә дәваланучы хәрбиләр һәм персоналны татар ризыклары куелган чәй табыны көтә иде. Чарада катнашучыларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: © Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте
Үз чиратында, Таганский районы татар автономиясе башлыгы Рәфыйк Вәлитов «Добро и Вера» иҗтимагый оешмасына һәм Евсеева Руфия Мөдәррис кызына концертны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Элегрәк ул госпитальгә Ильмира Динмөхәммәтова һәм Зәмзәмия Сәхабетдинова булышлыгы белән гуманитар ярдәм, шул исәптән дарулар һәм көнкүреш кирәк-яраклары тапшырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз