news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә яңа иҗади сезон ачылышына әзерләнәләр

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтариятенең мактаулы рәисе, генерал-полковник Рәсим Акчурин Татар мәдәни үзәгендә булды һәм Мәскәү татарлары мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов белән очрашты. Алар яңа иҗади сезонга әзерлек һәм эш планнары турында фикер алышты. Бу хакта «Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә яңа иҗади сезон 1 октябрьдә ачыла.

Традиция буенча сезон иҗат коллективларының һәм артистларның зур концерты белән башлана.

«Әзерлек һәм репетицияләр башланды. Хәзерге вакыйгалар иҗади эшчәнлек эчтәлегенә үз эзен сала һәм бу сезонда башкаланың татар җәмәгатьчелеге Татар мәдәни үзәге программалары кысаларында иҗтимагый әһәмиятле чаралар көтә», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot